Татарстан Республикасы Сәүдә–сәнәгать палатасы СКБ Контур компаниясе белән берлектә «Ваклап сатуда маркировкаланган кием-салым белән ничек эшләргә» темасына бушлай онлайн вебинар үткәрә, ул 2021 елның 29 гыйнварында 14:30 сәгатьтә узачак. Контур СКБ эксперты Николай Акишин ваклап сатуда маркировкалау белән эшләүнең барлык этаплары турында сөйләячәк.
Вебинарның төп мәсьәләләре:
- маркировкаланган товарны ничек кабул итәргә
- маркировкаланган товарны каталогка ничек өстәргә
- товарлар каталогын кассага ничек тапшырырга
- маркировкаланган киемне ничек сатарга
- үз җиһазларыңның маркировкага әзерлеген ничек тикшерергә һәм яңасын ничек сайларга?
- реаль җиһазларда һәм сервисларда ничек эшләргә,
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк: https://events.webinar.ru/11289969/7829271