Бу ял көннәрендә «Импульс» һәм «Яшьлек» спорт комплексларында 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында Олимпия чемпионы Александр Волков Кубогына волейбол буенча Төбәкара беренчелек үтте. Ярышларда Пенза, Ростов-на-Дону, Рязань, Йошкар-Ола, Тольятти, Түбән Кама, Казан һәм Буа волейболчылары катнашты. 2 кцнлек ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1- Казан шәһәре командасы,
2-
Ростов - на-Дону волейболчылары,
3 - Тольятти шәһәре командасы.
Буа шәһәре командасы 5 нче урынны алды.
Җиңүчеләр кубок, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.