Россия студентлар көне белән Буа районы башлыгы Р.Р. Камартдинов тәбрик итә!

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле студентлар! Кадерле дуслар! Яшьлек, оптимизм һәм энергия бәйрәме - Россия студентлар көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Студент чоры - һәр кешенең тормышындагы иң онытылмас этапларның берсе. Иң кыю планнар һәм башлангычлар, шәхеснең үсеп җитү һәм формалашуы вакыты.

Республика үз алдына зур бурычлар куя, аларны югары белемле белгечләрдән башка тормышка ашыру мөмкин түгел. Һәм нәкъ менә сезгә, хәзерге студентларга, инде иртәгә үк зур җитди бурычларны хәл итәргә, перспективалы инвестиция проектларын тормышка ашырырга, социаль инфраструктураны ныгытырга туры киләчәк.

Сез - безнең төп интеллектуаль һәм иҗади потенциал. Киләчәктә сез - яшь, перспективалы, амбициоз, республиканың иң яхшы мәгариф учреждениеләрендә белем алып, туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз, ә без, үз чиратыбызда, сезнең белемегезне һәм осталыгыгызны һәрьяклап тормышка ашыру өчен барлык шартларны тудырырга тырышачакбыз, дип ышанабыз! Ышанам ки, туган җирегездә сез барлык хыялларыгызны һәм өметләрегезне лаеклы төстә тормышка ашыра алырсыз, ә белемегез Буа районының уңышлы үсеше өчен нигез булачак!

Сезгә озак елларга күңелегезнең яшьлеген, үзегезгә ышанычыгызны саклап калуыгызны һәм  иҗат шатлыгы телим! Уңышлы уку һәм яңа ачышлар! Бәйрәм белән!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International