2020 елда Россия Банкы «Пенсион ФГ» проектын тормышка ашыра башлады - өлкән халык, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс белеме буенча онлайн-дәресләр. Россия Банкы уздыра торган финанс белеме буенча дәресләрнең уникальлеге шунда ки, алар конкрет банк продуктларын тәкъдим итми, коммерция оешмаларына бәйле түгел һәм агарту максаты белән генә булдырылган. Дәресләр үткәрү өчен төп мәйданчыклар булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре тора. Проектта катнашу өлкән буынга финанс дөньясында ирекле юнәлеш алырга һәм аларга кирәкле хезмәтләрне сайларга мөмкинлек бирә, шәхси финанс тотрыклылыгын, якланганлыкны һәм куркынычсызлыкны тәэмин итә. Дәресләрне тыңлаучылар туры эфирда сораулар бирә алачак.
2021 елның 27 гыйнварыннан проект кысаларында «Тормыш өчен экономия», «Банк хезмәтләре. Банкны ярдәмчеләрдән сайлыйбыз», «Финанс мошенниклыгы. Үзеңне һәм гаиләңне якла» темалары буенча онлайн-форматта бушлай дәресләр оештырылачак.
www.pensionfg.ru сайтында проектта катнашу өчен «Расписание» бүлегендә дәрес уздыруның уңайлы датасын һәм вакытын сайларга, үзара хезмәттәшлекне оештыру өчен контактлы зат турында белешмәләр күрсәтеп, гариза бирергә кирәк. Электрон почтага теркәлгәннән соң онлайн-дәрескә тоташу өчен сылтама булачак.