Буа районында ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итү буенча кар чистарту - «Кыш» акциясе бара

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Кар явып, кар көртләре барлыкка килү сәбәпле, Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кыш» акциясен оештырды. Ялгыз яшәүче, социаль хезмәт алучы пенсионер ханымның йорт тирәсендәге карны чистарттылар. Акциядә социаль белем бирү академиясе студентларыннан торган «Милосердие» отряды волонтерлары катнашты.

Көрәкләр белән коралланып, волонтерлар шунда ук эшкә кереште. Алар бердәм, төгәл һәм оешкан төстә эшләделәр. Балалар ишегалдында җыелган карны ташыдылар, юлларны йортка кадәр кардан чистарттылар. Башкарылган эштән канәгать булудан тыш, балалар өлкән ветеран белән аралашудан күңелле хисләр һәм шатлык алдылар.

Мондый чаралар яшьләрдә өлкән буынга карата мәрхәмәтлек һәм рухи ихтирам тәрбияли, яшьләрнең коммуникатив күнекмәләрен үстерә һәм командада эшли белүгә өйрәтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International