Үзәктә булуның төп шарты- саклагыч битлек кию

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Буалылар буш вакытларын мәдәни үсеш үзәгендә үткәрергә яраталар. Кинотеатрга көн саен дистәләгән кеше килә. Биредә Роспотребнадзор таләпләре ничек үтәлә?

Үзәктә булуның төп шарты-битлек булу, ул булмаса, барлык ишекләр дә ябык. Икенче этап – контактсыз термометрлар белән тән температурасын үлчәү һәм кулларны антисептик чаралар белән эшкәртү. Кинозалда һава рецикуляторы урнаштырылган. Һәр  кино күрсәтүдән соң контакт өслекләрен дезинфекция чаралары белән эшкәртү башкарыла.

Үзегезне саклагыз һәм кулларны еш юып, битлекләрне кулланырга һәм мөмкин булган кадәр социаль дистанцияне үтәргә онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International