Игелекнең чиге юк

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Казанда “Ел иганәчесе” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында безнең якташлар да бар.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантанада Буа шәһәр суды рәисе Леонид Глинкин (рәсемдә) үзенең туган авылы Зур Боерганда чиркәү төзетүдә зур матди ярдәм күрсәткәне өчен “Ел иганәчесе” бәйгесенең “Физик затлар” номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде. Свияжск утравындагы шәһәрчекне торгызу буенча “Возрождение” (“Яңарыш”) республика фонды акциясендә актив катнашкан, район күләмендә үткән чараларда, бәйрәмнәрдә өлкәннәр, аз керемлеләр, ятимнәр өчен чыгымнарны кызганмаган “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы – Буа электр челтәрләре директоры Владимир Чечков, “Авангард” агрофирмасы директоры Николай Курчаткин “Эре һәм урта предприятиеләр” номинациясендә җиңү яуладылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда хәйриячелекнең республикада массакүләм төс алган иҗтимагый күренешкә әверелүен әйтеп китте. “Дәүләт белән җәмәгатьчелекнең бердәм хәрәкәте нәтиҗәсендә оешмаларда социаль җаваплылык артты. Социаль проектларны тормышка ашырганда коммерцияле булмаган оешмаларның актив гражданлык позициясе барлыкка килде. Хәйриячелек хәрәкәтендә, диненә, милләтенә, нинди керемгә ия булуына карамастан, һәр кеше катнаша”, - диде. Узган ел республикада 4,6 миллиард сумлык хәйрия кылынган. Бу суммада безнең районның да өлеше бар. Президентыбызның адреслы һәм максатчан ярдәм итүгә күчәргә кирәк, дигән сүзе дә тормышка аша. Тиздән “Зур гаиләгә – зур автомобиль” хәйрия акциясе кысаларында райондагы җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 3 гаилә транспортлы булачак. Оешма-предприятиеләрнең һәр акциягә үз өлешләрен кертә баруларын әйтергә кирәк. Узган ел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныфка укырга керүче 451 бала букчалы булды. Уку әсбаплары исә район бюджеты хисабыннан сатып алынды. “Шәфкатьлелек номеры – 112” хәйрия акциясе кысаларында оешмалар үзлә-рендә эшләп лаеклы ялга чыкканнарны элемтәле итүдә актив катнаштылар. “Вамин-Буа”, “Тахаръял”, “Дружба”, “Авангард” агрофирмалары, шикәр заводы, “Шәфкатьлелек фонды” булышлыгы белән 60тан күбрәк пенсионер телефонлы булды. Хәйриячелектә аерым  кешеләр дә теләп катнаша. Шәһәр-нең Тимер юл урамында яшәүче Фәһим Хәкимов йорты янып киткәннән соң, шәһәрлеләр әлеге гаиләгә акчалата да, кием-салым белән дә булыштылар. М. Вахитов исемендәге гимназиягә әлеге гаилә өчен иганә китерү дәвам итә. Район территориясендә мәчетләргә, мәдрәсәгә, чиркәүләргә халык кайгыртуыннан башка көн күрү авырга туры килер иде. Сәдака китерүчеләрнең күбесе үз исемнәрен әйтүне кирәк, дип тапмый. Күрсәткән ярдәм кемнеңдер хәлен җиңеләйтү аның өчен зур шатлык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International