Гади хезмәттә бәхетен тапты

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Халык кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык, ди. Менә шул механизаторларның маңгай тирләрен тамызып үстергән кадерле байлыкны әрәм-шәрәм итүгә юл куймау турында гомере буе кайгыртып яши дә инде Иван Николаев.
Элеваторда эшен участок остасы буларак башлап җибәргән иде. Беркүпме хезмәт куйганнан соң сәламәтлеге аркасында орлык чистарту агрегатына күчте. Вакытлыча, дигән урын гомерлек булып чыкты – кай арада чирек гасыр узып та киткән. Сәгатенә 30 тонна ашлык чистартучы “Целинная-30” маркалы агрегатта ярдәмчесе Петр Пайгунов белән бергә урак өстендә 10 мең, кайбер елларда 20-25 мең тонна рапс киптергәннәре бар. Нигездә әлеге культураны гына эшкәртүче агрегатка яңгырлы елларда бик авырга туры килә. Агрегатның ашлык үтүче тасмалары буенча су агып торганда киптереп тә, чистартып та кара син. “Иван Михайлович киптерү агрегатларының башка төрлә-рендә дә эшли ала. Башкаларга ярдәм иткән чаклары еш була”,- ди оста Ирек Рәшитов. 
Хәзерге вакытта Иван хезмәттәшләре белән чираттагы уракка әзерләнә – агрегатны ремонтлыйлар. “Кайчандыр предприятиедә гаиләбез белән эшләдек. Хәзер хатыным Мария Алексеевна белән икәү генә калдык”, - ди Иван. Хәер икәү генә түгел, улы Александрның хатыны орлык заводында пульт идарәсе операторы булып эшләүче Зөлфия дә бар. Кеше эш белән генә яшәми. Иван да уллары Владимир, Павел, Александр тормышына сөенеп яши. Улының татар кызына өйләнүенә дә каршы килмәгән ул. “Миңа әтинең исемем белән дә дәшкәне юк, кызым, дип кенә тора”, - ди килен. Кырык Садак авылы кызы Буадагы һөнәр училищесында укыганда чуаш дусларында квартирада тора. “Әтисенең хатынына йомшак, ягымлы мөнәсәбәтен күреп белгәнгә, малае да, әтисенә охшаса, начар холыклы булмас”, - дип фикер йөрттем. Ялгышмадым”, - ди Зөлфия. 
Шушы көннәрдә Иван Михайловичка 60 яшь тулды. Аны котларга балалары, оныклары җыелды. Ә предприятие директоры Газинур Хәкимов өенә барып телевизор һәм  чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International