Җыелыш Президиум сайлаудан башланды. Пайчыларга эш нәтиҗәләре турында Буа районы кулланучылар җәмгыяте Советы рәисе Илдар Камалов сөйләде.
Җыелыш барышында Буа районы кулланучылар җәмгыятенең эшен канәгатьләнерлек дип танырга карар кылынды. Агымдагы елда җитештерү күләмнәрен арттырырга, икмәк-күмәч продукциясе ассортиментын киңәйтергә, чыгымнарны киметү буенча конкрет чаралар күрергә кирәк.
Җыелыш иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.