1 февраль көнне Буа драма театры сәхнәсендә "Йорт" драмасы

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

1 февраль көнне Буа драма театры сәхнәсендә И.Зәйниевның «Бурхан йорты» пьесасы буенча «Йорт» спектакле.

«Йорт» спектаклендә бөтен тирә-якка атаклы Бурхан гаиләсенең фаҗигасе чагыла. Бу бер гаилә тарихы гына түгел, авылда яшәү, кешелек кыйммәтләре, хыянәт, дуслык, ышанычлылык турында. Ни өчен Бурхан балалары арасында аңлашылмаучанлык булган, һәм бу вакыйга нәрсә белән тәмамланган, Буа театры спектаклен караганнан соң белерсез.

Авторы: Илгиз Зәйниев

Режиссер-куючы: Лилия Әхмәтова

Яшь чикләве : 12

БИЛЕТЛАР ТЕАТР КАССАСЫНДА: 8 (84374) 3-73-45

Спектакль РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, ТР "Бердәм Россия" партиясеннән "Кече шәһәр театрлары" юнәлеше буенча "Кече Ватан мәдәнияте" проекты ярдәмендә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International