Бу - Совет халкына кичерергә туры килгән иң авыр чорларның берсе. 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр ленинградлылар үз шәһәрләрен батырларча яклыйлар.
Бүген ел саен үткәрелә торган «Блокадалы икмәк» акциясе уза, аның төп максаты-яшьләргә XX гасыр өчен моңарчы күрелмәгән нацистлар җинаятьләре, шулай ук блокададагы Ленинград халкының бөек батырлыгы һәм кыюлыгы турында хәбәр итү.
Акция кысаларында Буа районы белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, тематик дәресләр уза, ә мәдәният учреждениеләре белгечләре Бөек Ватан сугышы чорында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган чаралар әзерләделәр.
Мөкерле мәдәният йортында туры мәгънәдә диярлек ул көннәр чорына «күчтеләр» …