Буа туган якны өйрәнү музеенда Буа шәһәренең Вахитов исемендәге гимназия яшьармиячеләре өчен “900 көн батырлык” дәрес-лекция узды. Ул Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итү көненә багышланган иде. Чара Кызыл Армия көчләре белән Аушвицның (Освинцим) үлем лагерен азат итүгә 76 ел тулу уңаеннан хәтер атнасына багышланды.