Берничә ел элек «Аленушка» балалар бакчасында капиталь төзекләндерү үткәрелде. Җылы, уңайлы бүлмәләр барлык таләпләргә туры килә, әмма балалар урамга чыкканда…
Мәйданчыкны яңарту һәм аны тиешле кыяфәткә китерү кирәклеген район башлыгы Ранис Камартдинов бүген, эш визиты вакытында ассызыклады. «Әлеге эшне кыска вакыт эчендә башкарырга кирәк. Инде бүген үк яңартылган мәйданчык проектларын әзерләргә һәм киләсе елга эшләр исемлегенә кертергә кирәк", - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.
Аннары район башлыгы «Арктика» спорт мәктәбе кунакханәсендә булды, анда спортчылар туктала. Инфраструктура үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Ирина Иванова һәм «Арктика» мәктәбе директоры белән бергә алар кунакханәнең бүлмәләрен карап чыктылар. Бина үзе ремонт таләп итә, җылыту системасы тузган, җиһазлар алмаштыруга мохтаҗ. Эшләр күләме зур, шуңа күрә бинаны ремонтлауны 2022 елда тиешле программага кертергә кирәк. Агымдагы елда да кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.