Хөрмәтле салым түләүчеләр!
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче районара инспекциясе 01.01.2021 елдан декларация кампаниясе башлануын искә төшерә.
2020 елда физик затлар керемнәренә салым буенча декларацияләрне 3-НДФЛ формасы буенча физик затлар үз исәбе буенча салым органына 2021 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Салым декларациясен салым органнарына мөстәкыйль рәвештә тапшырырга тиешле гражданнар:
2020 елда алынган керемнәрне шулай ук шәхси эшмәкәрләр, хосусый практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокат кабинетларын гамәлгә куйган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка затлар да бирергә тиеш.
Яшәү урыны буенча салым инспекциясенә декларацияне түбәндәге ысуллар белән бирергә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” ярдәмендә;
- Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ) ярдәмендә;
- шәхсән салым органына мөрәҗәгать итеп;
- КФҮ аша;
2020 ел керемнәре буенча салым декларациясен тутыру һәм тәкъдим итү өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисын куллану уңайлырак. Сервис ярдәмендә НДФЛ буенча салым декларациясен интерактив режимда онлайн тутыру мөмкин. Электрон имза белән имзаланган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын күзәтеп тору өчен рөхсәт ителә.