2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү тәҗрибәсе дәвам итә. 2021 елның 02 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе гражданнарны кабул итә. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирә алачаклар. Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галәвовка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм алдан ук билгеләнгән телефон аша язылырга кирәк.