Буа районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә. Елга нәтиҗәләр ясала һәм җирлекләрдәге проблемалар күтәрелә. Авыл җирлекләре башлыклары 2020 елга йомгак ясадылар. Үз чыгышларында алар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә актив эшләүче шәхси хуҗалыклар, фермерларны үрнәк итеп куйдылар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгыту, терлекләрнең баш санын арттыру, продукциянең тагын да күбрәк күләмен арттыру, үзмәшгульлекне киң тарату буенча бурычлар куелды. Кырык Садак авылында узган җыенда күрше Чүпрәле районы вәкилләренең күчмә сәүдә итүләренә рөхсәт итү турындагы мәсьәләне күтәрделәр. Исәк авыл җирлегендә юлларны кардан чистарту, аерым алганда, мәктәпнең үзенә кадәр юлны чистарту мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Чуаш Киштәге авыл җирлегендә эчәргә яраклы су проблемасы бар, шулай ук мәктәп директоры балалар өчен хоккей формасына ярдәм итү үтенече белән чыкты. Мәктәптәге аппаратураны, җиһазны яңарту һәм интерактив тактада кирәклеге турында Аксу һәм Бик-Үти авыл җирлекләрендә узган җыеннарда сөйләштеләр. Район җитәкчелеге Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдиновның эшен югары бәяләде. Эш нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге рейтингта 2 нче урынны алды. Шул ук вакытта җирлекләрдә яшәүчеләр республика һәм район җитәкчелегенә спорт мәйданчыклары төзелеше өчен рәхмәт белдерделәр һәм авыл территорияләрен үстерү программасының алга таба да нәтиҗәле эшләячәгенә өмет белдерделәр