"Иң яхшы вожатый - 2021" республика конкурсының муниципаль этабы узды.

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

Буа шәһәренең үзәк район хастаханәсе базасында "Иң яхшы вожатый - 2021" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучылар вожатый лайфхаклары белән үз презентацияләрен тәкъдим иттеләр һәм иҗади номерда үзләренең талантларын күрсәттеләр.


Гран-при Алия Биктаһировага, лицей-интернатка бирелде.
1 урын- Губаева Айсылу, Иске Суыксу мәктәбе,
2 урын- Әхмәтова Азалия, 5 нче гимназия,
3 урын- Абзалова Ләйлә, 1нче мәктәп,
"Иң заманча вожатый" - Җамалетдинова Динара, Р. Сагдеева исемендәге мәктәп, 
"Иң ачык вожатый" - Ершова Юлия, Кыят мәктәбе, 
"Иң эрудицияле вожатый" - Антонова Мария, Әлши мәктәбе, 
"Иң максатчан вожатый" - Әхмәдуллина Ралия,  2 нче мәктәп,
"Иң энергияле вожатый" - Юркина Валентина, Боерган мәктәбе, 
"Иң харизматик вожатый" - Десяк Сабина, М. Вахитов исемендәге гимназия, 
" Иң игелекле һәм ярдәмчел вожатый " - Киргизова Владлена, Алших мәктәбе. 

Алия Биктаһирова алга таба безнең районны читтән торып республика этабында тәкъдим итәчәк.

Аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International