"Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбендә" ятып авыручыларны карау буенча чираттагы гамәли дәрес узды

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында, Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе”ндә социаль хезмәткәрләре авыр чирле гражданнарның туганнары өчен социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре авыруларны карау буенча чираттагы гамәли дәрес оештырдылар.

Пациентның үз-үзен яхшы хис итүе һәм аны сәламәтләндерү өчен мөһим шарт булып дәвалау-саклау режимы элементы булган урын-җир һәм физиологик уңайлыклар тора.

Белгечләр кешенең уку муляжында шәхси гигиена, урын хәзерләү, урын-җир һәм эчке кием алыштыру элементларын күрсәттеләр.

“Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе”нә йөрүчеләр психологик яктан ярдәм итә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, шулай ук курста катнашучылар өй шартларында дөрес тәрбия турында күп кенә яңа нәрсәләрне белделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International