Бүген «Бала төп пассажир» профилактик чарасы кысаларында муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э.И, Буа шәһәренең «Лицей-интернат» ЮИД отряды белән берлектә «Пристегни самое дорогое» акциясе үткәрделәр. Ата-аналарга балалар өчен тотып тору җайланмасын куллану мөһимлеге һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында искәрттеләр.
Ата-аналарга белешмәлекләр, ә балаларга яктылык кайтаручы значоклар һәм «Добрая дорога детства» газеталары тапшырылды.