«Буа: диалог киңлеге» Халыкара милли театрлар фестивале

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

«Буа: диалог киңлеге» IV Халыкара милли театрлар фестивале 2021 елның 20-27 маенда узачак. Якын һәм ерак чит илләрдән 10га якын вәкилләре килер дип көтелә. Молдова, Иран, Казахстан, Таҗикстан, Сербия, Үзбәкстан һәм Украинадан килгән коллективларның катнашуы алдан ук  билгеле булды. Фестиваль ачылышына зур тамаша ясалачак, ә фестиваль дәвамында катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә төрле мәдәни программа әзерләнәчәк.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы ярдәме белән фестиваль тамашачылары өчен Казаннан, Ульяновсктан һәм якын-тирә районнардан трансфер оештырылачак.

 

Буа театр фестивале, барыннан да элек, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең барлык милли театр коллективларын үз байраклары астына җыю белән кыйммәтле. Бу рус телле дә, төрки телле дә, монгол телле дә, фин-угор театрлары да.

«Буа: диалог киңлеге» Халыкара милли театрлар фестивале киләчәктә чын туристик бренд, Буа шәһәре һәм Татарстан Республикасының йөзе булыр дип ышанабыз!


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International