Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
29 гыйнварда “Яшь архивистлар” Буа шәһәренең “М.М. Вахитов исемендәге гимназия”нең 10 нчы сыйныф укучылары мәктәп директоры Ленар Зиннәтуллин җитәкчелегендә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә булдылар. Балалар мөстәкыйль эзләнүләр үткәрделәр, 184номерлы район редакциясе фондын өйрәнделәр. Өч телдә “Байрак”, “Знамя ”, “Ялав” газеталарын карадылар.
Туган телне һәм тарихны өйрәнү балаларга ватанпәрвәрлек һәм Ватанга тугрылык хисләре тәрбияли.