Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында мәгариф учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында район шахмат турниры узды.
Шахматның балалар арасында популярлык казануы яхшы күренеш. Турнир уеннарында көрәш киеренке барды, һәр катнашучы үз командасына очко алып килергә теләде. Әлбәттә, барысы да җиңүчеләр була алмый!
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кече яшь төркеме
1 урын-Буа шәһәре Вахитов исемендәге гимназия;
2 урын-Буа шәһәренең 5нче гимназиясе
3 урын-Буа шәһәренең Лицей-интернаты.
Өлкән яшь төркеме
1 урын- Югары Лашчы төп гомуми белем бирү мәктәбе;
2 урын - Буа шәһәре Вахитов исемендәге гимназия;
3 урын-Буа шәһәренең 2 нче лицее.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез! Турнирда катнашучылар бик күп уңай тәэсирләр алдылар һәм үзләрен камилләштерү юлында чираттагы адым ясадылар.