«Татарстан: татулыкка юл» фильмы бу ялларда «Россия 24» телеканалында

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Бу ял көннәрендә генә танылган Россия журналисты Алексей Михалевның "Татарстан: татулыкка юл" дигән яңа автор фильмы премьерасын күрергә мөмкин. Аның геройлары-Татарстан халкы. Үзләренең көндәлек креатив хезмәтләре, яратулары һәм фантазиясе белән республиканы Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе буларак танытучылар. Фильм бай, якты һәм Татарстанга, анда яшәүчеләргә һәм елдан-ел арта баручы  кунакларга булган мәхәббәт белән тулы.

Бу инде Алексей Михалевның республикага багышланган  икенче фильмы. Җәй көне Татарстанда беренче тапкыр булып, ул кыш көне кире әйләнеп кайтты. Кышкы Татарстан да бик матур. Эфир «Россия-24» телеканалында бу ял көннәрендә.

Шимбә: 17:31, 2:31

Якшәмбе: 21:31

Татарстанның туристик җәлеп итүчәнлеге алга киткән инфраструктурада һәм кунакларга тәкъдим ителә торган программаларның күптөрлелегендә генә түгел. Бу, барыннан да элек, кунакчыллык атмосферасы, аны турыдан-туры туризм темасы белән бәйле дистәләгән фактор формалаштыра. Тормышның төрле өлкәләрендә баланс, тигезлек булдыру. Әйтик, полилингваль мәктәпләр проекты да үсеш алган, анда бер үк вакытта рус һәм татар телләре дә өйрәнелә. Мөселман мәчетләренә дә, православие храмнарына да зур игътибар бирелә. Глобализм икътисадта, спорт индустриясендә, медицинада үзебезнең төбәк проектларын да юкка чыгармый. Нәтиҗәдә, боларның барысы да килешеп яшәү өчен шундый кыйммәтле  юлны формалаштыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International