Буада "Мин сине сагынам" (Я по тебе скучаю) фильмын тәкъдир иттеләр

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Мәдәни үсеш үзәгенең кинозалында шәһәр мәктәпләренең яшь армиячеләре һәм "Форпост" активистлары җыелды. Буа ветеринария техникумы студенты Динара Үзбәкова бу фильмны беренчеләрдән булып күрүчеләрнең берсе иде.

"Миңа фильм ошады. Һәр геройның үз тарихы, үзенчәлекле язмышы бар. Барысына да карарга киңәш итәм", - ди Динара.

Фильм шаһитлар истәлекләренә нигезләнгән. Вакыйгалар үзәгендә балалар йортындагы гади кешеләр һәм балалар. Төп геройларның берсе-хезмәт ветераны Рәисә Рябованың әнисе.
"Әнием балалар йортында эшләде. Ул балалар белән шулкадәр эчкерсез һәм самими иде ки, аны балалар бакчасында тәрбияче итеп алганнар. Әле дә хәтеремдә, аның сабыйларны ничек йокларга яткырганын хәтерлим. Һәркайсын назлый, кочаклый..."- дип сөйләде безгә Рәисә Ивановна.

Фильмның режиссеры Марина Мусиенко, тамашачылар алдында чыгыш ясаганда, фильмда бөтен республикадан шаһитлар тарихы тупланганлыгын билгеләп үтте. Рәисә Ивановнаның төп сюжет линиясе нәкъ менә Буада табылган. Буа музее директоры Люция Әхмәтҗанова (buamusey) ярдәме белән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова да әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки район территориясендә шулай ук оккупацияләнгән территорияләрдән алып килгән балалар өчен  балалар йортлары урнашкан иде.

Шулай ук презентациягә төп рольләрне башкарган балалар да килгән иде.

"Мин сине сагынам" фильмы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында төшерелде, агымдагы Туган телләр елында да актуаль . Картинаны районның барлык мәктәпләре укучылары, шулай ук теләгән һәркем күрә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International