«Мода из комода» клубы кысаларында «Тегү эше» юнәлеше буенча Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрделәр.
Максат: Кабинетның 2021 елга эш планы белән танышу, кабинетта җиһазларны һәм инструментларны куллану буенча куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрү.
Дәрес барышында хатын-кызлар план буенча фикер алыштылар һәм эшләнмәләр тегүдә үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен керттеләр.