Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән бергә Буа район үзәк хастаханәсендә булдылар. Алар коронавирус белән авыручыларны дәвалаучы госпиталь эше белән таныштылар.
Илдар Гыйльметдинов медицина хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм аларга шәхси саклану чаралары комплектлары белән татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Район хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов бүгенге көндә коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының торышы турында сөйләде. Буа хастаханәсе каршындагы ковид-госпитальдә 68 койка-урын җәелдерелгән. Бүгенге көндә аларның 25ендә дәваланлар.
Гомумән алганда, район буенча хәзерге вакытта авырулар санының кимүе күзәтелә, әмма сак булырга кирәк. Шәхси саклану чаралары куллануны туктатырга ярамый.