Дәүләт Думасы депутаты авыл кешеләре белән очрашты. Авыл нәрсә белән яши һәм халыкны нинди сораулар борчый?

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Буа районында гражданнар җыены дәвам итә. Бүген алар Тимбай һәм Алших авыл җирлекләрендә узды.

Авыл халкы белән очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Ранис Камартдинов, шулай ук район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре килде. Очрашулар гадәттәгечә җирлек башлыкларының һәм җирле бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең хисап докладларын тыңлаудан башланды.

Үз чыгышында Илдар Гыйльметдинов авылны комплекслы үстерү программасы мәсьәләләренә кагылды, максатчан укыту нәтиҗәсендә яшьләрне авылга җәлеп итү турында сөйләде.

Район башлыгы 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды, шулай ук 2021 елга куелган бурычлар белән уртаклашты һәм халыкның сорауларына җаваплар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International