АЛМАШТЫРЫП БУЛМАГАН ТОВАРЛАР ИСЕМЛЕГЕ ТУРЫНДА

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Тиешле сыйфатлы, алмаштырып булмаган товарлар исемлеге расланды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 ел, №2463 карары белән расланган исемлеккә түбәндәгеләр керә. :

Өй шартларында авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен товарлар (санитария һәм гигиена, металл, резина, текстиль һәм башка материаллар, медицина әйберләре, авыз куышлыгы гигиенасы чаралары, линза, балалар карау предметлары), дару препаратлары;

Шәхси гигиена предметлары (теш щеткалары, тараклар, , чәч каптырмалары, көдерләткечләр, париклар, шиньоннар һәм башка шундый ук товарлар);

Парфюм-косметика товарлары;

Текстиль товарлары (киҗе мамык, җитен, ефәк, йон һәм синтетик тукымалар, тукыма булмаган материалларыннан ясалган товарлар - тасмалар, челтәрләр һәм башкалар; кабель продукциясе (үткәргечләр, шнурлар, кабельләр), төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, ковер япмалары һәм башкалар) һәм аларның бәясе берәмлек озынлыгы белән билгеләнүче башка товарлар;

Тегү һәм трикотаж әйберләре, (тегү һәм трикотажлы кием-салым әйберләре, оек-оекбаш эшләнмәләре);

Тулысынча яисә өлешчә азык-төлек продуктлары блән контактлы полимер материаллардан ясалган эшләнмәләр (савыт-саба, аш һәм кухня кирәк-яраклары, азык-төлек продуктларын саклау һәм транспортлау өчен савыт-саба һәм төргәкләү материаллары, шул исәптән төрле куллану өчен савыт-саба);

Көнкүреш химиясе товарлары, пестицидлар һәм агрохимикатлар;

Көнкүреш билгеләнешендәге җиһаз гарнитуралары;

Кыйммәтле металл һәм (яки) кыйммәтле ташлардан зәркән һәм башка эшләнмәләр, кыйммәтле ташлар;

Автомобильләр һәм мотовелотоварлар, аларга тагылмалар, номерлы агрегатлары (двигатель, цилиндрлар блогы, двигатель, шасси (рама), автотранспорт чарасы кузов (кабина) яисә үзйөрешле машиналар, шулай ук автомобильләргә һәм мотовелотоварларга тапшыру тартмасы һәм мостлар), авыл хуҗалыгы эшләрен кече механикалаштыру мобиль чаралары, җәяү йөрү суднолары һәм көнкүреш билгеләнешендәге башка йөзү чаралары;

Бер елдан да ким булмаган гарантия сроклары билгеләнгән техник яктан катлаулы көнкүреш товарлары;

Гражданнар коралы, гражданнар утлы коралының төп өлешләре, гражданнар коралына патроннар, шулай ук гражданнар утлы коралына патроннар һәм патроннарны мөстәкыйль рәвештә кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен матдәләр һәм материаллар.;

Хайваннар һәм үсемлекләр;

Вакытлы булмаган басмалар (китаплар, брошюралар, альбомнар, картографик һәм ноталы басмалар, кәгазь-рәсем басмалары, календарьлар, буклетлар, техник мәгълүмат чыганакларында урын алган басмалар).

Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге
8 800 555 49 43

Кулланучылар хокукларын яклауның барлык сораулары буенча Сез «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының Буа, Чүпрәле, Апас районнарындагы Консультация пунктына 422430, Буа ш., Ефремов ур., 135 В йорт адресы буенча яки (8-84374) 35447 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International