Татарстанлылар 2020 елда күчемсез милек белән 2019 елга караганда 36% ка ешрак кызыксындылар

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2020 елда Татарстанның Кадастр палатасы бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан 2,4 млн. нан артык өземтә биргән, бу 2019 елга караганда 36% ка күбрәк. Электрон формада бирелгән мәгълүматларның күләме 93% (2,2 млн. артык) тәшкил иткән, шул ук вакытта кәгазь вариантта 180 меңнән артык өземтә бирелгән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча аерым затның күчемсез милек объектларына булган хокуклары турында запрос алулар саны 130 процентка якын арткан. Әйтик, 2020 елда 930 меңгә якын әлеге өземтә бирелгән, 2019 елда – 400 меңгә якын. Шулай ук татарстанлылар күчемсез милек объекты турында мәгълүматларны актив соратып алган. Узган ел шундый 110 мең өземтә бирелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 75% ка күбрәк (62489). Моннан тыш, күчемсез милек объектына хокукларны күчерү турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләрнең  27% ка диярлек (40526) артуы теркәлгән.

Шул ук вакытта республикада яшәүчеләр төп характеристикалар һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында өземтәләргә азрак заказ биргән (24% ка). Чагыштыру өчен: 2020 елда алар саны 347500 булса , ә 2019 елда 459306 булган.

Кадастр палатасы экспертлары билгеләп үткәнчә, күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматлар һәрвакыт профессиональ һәм профессиональ булмаган базар катнашучылары тарафыннан кирәк. Күпчелек очракта гражданнар күчемсез милек реестрыннан мәгълүматларны күчемсез милек сатып-алу, бүләк итү, арендалау вакытында заказ бирә. Чөнки Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннаналынган  өземтә килешү алдыннан объект турындагы мәгълүматларны, шул исәптән авыр йөкләмәләр булу-булмавын тикшерергә ярдәм итә. Йомгаклау документында күчемсез милек объекты хуҗасы һәм характеристикасы турында актуаль мәгълүмат тупланган.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәгә КФҮнең теләсә кайсы офисында, почта аша, Росреестр порталы аша, шулай ук Федераль кадастр палатасының яңа онлайн – сервисы аша (spv.kadastr.ru) заказ бирергә мөмкин.  Бу санаулы минутлар эчендә күчемсез милек турында иң актуаль мәглүматларны алырга мөмкинлек бирә.

Башка төбәктә урнашкан күчемсез милек объекты турында мәгълүматны республикадан читкә чыкмыйча да соратып алырга була. Моның өчен экстрориториаль запрос бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International