Татарстан аграрийлары цифрлаштыру һәм маркировкага ташламалы кредитлар ала алачак

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, ташламалы "кыска" һәм еллык 1-5% ставкасы буенча инвестиция кредитларын агропредприятиеләрне цифрлаштыру, маркировкалау өчен җиһазлар сатып алу һәм башка максатларга алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгында әйтелә.

Хәзер ташламалы шартларда инвестиция кредитларын авыл хуҗалыгы техникасын автомат рәвештә йөртү, ашламаларны, орлыкларны һәм үсемлекләрне саклау чараларын төгәл кертү, уңышны карталау, ясалма интеллектка нигезләнгән төгәл игенчелек системаларына яки мәгълүматлар җыю һәм тапшыру өчен җиһазлар белән тәэмин итүгә алырга мөмкин.

Ташламалы инвесткредитлар шулай ук чыбыксыз системаларны төзүгә һәм җиһазландыруга, шул исәптән база станцияләрен төзүгә, төгәл игенчелек инфраструктурасын үстерү өчен коммуникацион җиһазлар сатып алуга һәм урнаштыруга биреләчәк. Программа продуктларын, техниканы һәм җайланмаларны сатып алу һәм гамәлгә кертү, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүен цифрлаштыру һәм продукцияне эшкәртү өчен Интернетка киң полосалы керү мөмкинлеген тәэмин итү дә каралган.

Дәүләт ярдәменең әлеге төреннән авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә файдалана ала. Әйтик, сөт заводлары сөт продукциясенең аерым төрләренә маркировканы аппарат-программа белән тәэмин итүгә, кодлар сатып алуга, кертүгә акча тота алачаклар.

Ташламалы инвестиция кредитлары шулай ук ашлыкны һәм җитенне тирәнтен эшкәртү предприятиеләренә дә киңәйтеләчәк.

Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнүче аграрийлар терлек азыгын, шул исәптән ашлык, шрот һәм комны, шулай ук премикслар, витаминнар, аминокислоталар сатып ала алалар. Шул ук шартларда терлек азыгы җитештерү өчен чималны үсемлекчелек продукциясен эшкәртү предприятиеләре дә сатып ала алачак. Ашлык һәм он сатып алуга ташламалы кыска сроклы кредитларга, он һәм икмәк җитештерүчеләрдән тыш, макарон сәнәгате дә рөхсәт алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International