ХӘЗЕР ТАТАРСТАНДА ТОРАК ТӨЗЕЛЕШЕ ӨЧЕН ҖИРЛӘР АЧЫК КАДАСТР КАРТАСЫНДА УРНАШТЫРЫЛГАН

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Әлеге мәгълүматны Росреестр тест режимында чагылдыра башлады

Росреестр ачык  кадастр картасында торак төзелеше өчен яраклы территорияләрне сайлап алу технологиясен тестлаштыруга кереште. Мондый муниципаль һәм мәгълүм булмаган дәүләт милке объектлары турындагы белешмәләрне Татарстан Республикасы территориясендә ачык  кадастр картасында китерә башладылар. Шулай ук сынауда Пермь крае, Самара һәм Псков өлкәләре катнаша.

Җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелегенә анализ «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча ведомство тарафыннан үткәрелә. 2020 елда эш нәтиҗәләре буенча якынча 5,7 мең җир кишәрлеге һәм территориясе ачыкланган, аларның мәйданы 100 мең гектарга якын, алга таба әйләнешкә кертү өчен, бу, эксперт бәяләүләре буенча, 310 млн кв. м. торак төзергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин аңлатканча, әлеге яңалык потенциаль инвесторларның ачык кадастр картасында онлайн режимында торак төзү өчен яраклы җирләрне сайлый һәм бәяли алсын өчен кирәк. Сервис башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм кызыксынучы затлар арасында элемтә булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Потенциаль инвесторлар конкрет объект белән бәйле мөрәҗәгать формасын тутыра һәм аны вәкаләтле органга җибәрә алачак.

Белешмәлек

Торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү потенциалы булган җир участокларын һәм территорияләрне эзләү өчен ачык кадастр картасы сайтына керергә, "Участок" - "Торак төзелеше" вкладкасын сайларга һәм эзләү юлына регионның номерын, ике нокта һәм йолдызчыкны кертергә кирәк( пробелсыз). Мәсәлән, Татарстанда бу - 16:*

Торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү потенциалы булган җир кишәрлеге яки территория белән бәйле мөрәҗәгать булдыру өчен тиешле объект буенча мәгълүмат тәрәзәсендә “Мөрәҗәгать бирергә” дигән сылтамага басарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International