Халыкара педагогик бергәлек порталында "Укытучылыкка чикләр юк" педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен "Тигезгә-тигез" форматында онлайн - форумның беренче утырышы узды. Темасы: “Ачыш аша үсеш: балалар бакчасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында проект эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе" - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен. Форум эшендә "Просвещение" нәшрияты АҖ һәм "Русское слово" (Мәскәү) нәшриятының мәктәпкәчә белем бирү үзәге мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы методистлары катнашты. Буа муниципаль районы "Йолдызкай " балалар бакчасы тәрбиячесе Васильева Татьяна Владимировна төп спикер ролендә чыгыш ясады. Педагог "Үз кулларың белән курчак ясау: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып-белү үсешендә проектлар методын куллану " дигән тема буенча педагогик тәҗрибә тәкъдим итте.