Илфат Исмәгыйлев 3D модельләштерү бәйгесенең 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2020 елның 9 ноябреннән 2021 елның 22 гыйнварына кадәр "Союзмультфильм" киностудиясенең 85 еллыгына багышланган 3D модельләштерү буенча Республика конкурсы узды. Конкурста Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан мәгариф учреждениеләре укучылары катнашты. Республика конкурсында "Буа шәһәренең мәктәптән тыш эш үзәге" өстәмә белем бирү учреждениесе укучысы Исмәгыйлев Илфат, өстәмә белем бирү педагогы Исмәгыйлев Искәндәр Илгизәр улы катнашты. Лазер станогында башкарылган Илфатның эше "Мультфильмнан эпизод" номинациясендә 3 нче дәрәҗә диплом алды. Эш нигезенә безнең илнең телеэкраннарына 1956 елда чыккан, "Союзмультфильм" киностудиясе җитештергән  "Колобок" мультфильмы эпизоды алынды. Илфатка иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International