Су сынавын исән-имин узыйк

2013 елның 5 апреле, җомга
Һава торышы кинәт җылыну һәм язгы ташу белән бәйле төстә хәвеф-хәтәрне кисәтү максатында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре үзебезнең территориядәге барлык юллардагы су үткәргеч торбаларны, күперләрне тикшереп чыкты.
102 километр озынлыгындагы район юлларында 302 данә су үткәргеч торба урнаштырылган. Алар барысы да норматив таләпләргә җавап бирә. Ә менә аларның торышы өчен җаваплы затларга торбаларны кардан, боздан чистарту кирәклеге турында 4 кисәтү кәгазе тапшырылды.
Автомобиль белән елга-күлләрдәге бозга керү дә хәтәр бүген. Транспортчыларның мондый юл белән үз-үзләрен күрәләтә һәлакәткә этәрмәүләрен сорыйбыз. Яз сынавын исән-имин узыйк.
Язгы ташуның икенче “дулкыны” башланды – Зөя, Карлы елгаларында кабат су күтәрелде, Немчиновка, Килдураз авыллары янындагы күперләр янәдән су астында калды. Туң  китмәгәнгә җиргә сеңмәгән су урамнар буйлап, Көнбатыш бистәдәге әйләнеч юл өстеннән ага, ишегалларына, идән асларына тула. Көн саен район хакимиятенә, бердәм кизү тору-диспетчерлык хезмәтчелегенә, “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” ачык акционерлык җәмгыятенә берничә дистә кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Редакциягә шалтыратучылар да күп. “Буа МППЖКХсы” начальнигы Равил Сабирҗанов әйтүенчә, җәмгыятьнең берничә бригадасы ничәнче тәүлек инде хәл катлаулырак булган түбән урыннарда, ялгыз әби-бабайлар яшәүче йортлардан суны суырталар (һәркемгә ярдәм итү мөмкин түгел), тыгылган су торбаларын чистарталар. Аларга 111 номерлы янгын часте хезмәткәрләре, “Буа МСОсы”, “Дорсервис” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте техникасы булыша. “Кайбер йорт хуҗаларының читтән ярдәм көтүе ризасызлык тудыра. Күп очракта кулга көрәк алып та суга юл-ны бикләргә булыр иде”, - ди Равил Нургали улы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International