Газчылар җиңә дә җиңә

2013 елның 5 апреле, җомга
“Сәламәтлек” спартакиадасының сигезенче төре артта калды. Бу юлы ир-егетләр көрәштә иң нык бәдәнлеләрне ачыкладылар.
Күп командалар өчен әлеге спорт төре “каты чикләвек” – көрәшчеләр аларның унөченнән генә җыелды. Җиңүне чираттагы мәртәбә “Буа газы” яулады. Команда составындагы өч спортчы да пьедесталга күтәрелделәр. 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Ленар Гатауллин беренче, 75 килограммга кадәргедә Рәсим Камалетдинов – өченче, 75 килограммнан югарыракта Рауль Сафиев шулай ук беренче урын алдылар. Әлеге үлчәү категорияләрендә тагын Адав-Толымбайдан Рафис  Гыйззәтуллин, Яңа Чәчкаптан Әлфис Шәрәфетдинов, эчке эшләр бүлегеннән Илгиз Гайнуллов, үзәк дәваханәдән Динар Хөснетдинов, “Вамин-Буа”дан Радик Мохтәров, “Батыр”дан Раил Ильясов призерлар булдылар.
Командалар арасында икенчедә Адав-Толымбай, өченчедә – “Батыр” спортчылары.
Киләсе бәйге кабат ир-егетләр өчен, ул 13 апрель көнне узачак. Алар гер спортында көч сынаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International