Татарстан Республикасы Буа шәһәре Лицей-интернаты базасында мәктәп укучылары арасында " Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Идел буе федераль округы интеллектуаль олимпиадасының муниципаль этабына сайлап алу туры узды. Олимпиадада Буа шәһәренең 6 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 команда (9-11 сыйныф укучылары) катнашты. Олимпиаданың Җиңүчесе- М.Вахитов исемендәге гимназия командасы. Безнең районны 2021 елның 10 мартында алар Казан шәһәрендә узачак төбәк этабында яклаячак. Укучыларга уңышлар телибез!