Синоптиклар фаразлары буенча 5 февральдә Татарстан Республикасында 20 м / с га кадәр җил көтелә, күз күреме 500 м һәм аннан да кимрәк булган томан, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне автомобильнең техник әзерлегенә җитди карарга чакыра.
Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән юл тизлегенә түгел, ә килеп туган юл шартларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә юлга каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгудан сакланыгыз. Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар өчен тотып тору җайланмаларында гына йөртергә кирәк. Шулай ук, Дәүләт автоинспекциясе балаларны җиңел автомобильдә һәм 12 яшькә кадәр арткы утыргычта йөрткәндә тоткарлау җайланмасын кулланырга киңәш итә.
Үзегезне саклагыз һәм юлларда игътибарлы булыгыз!