Бүген буалылар хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган якташларын искә алдылар.

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бу көнне,  2002 елның 4 февралендә,  кораллы дезертирларны тоткарлаганда биш милиция хезмәткәре һәм ике граждан  һәлак булган.

Шәһәр үзәгендәге фаҗигале вакыйгаларның 19 еллыгы кысаларында митинг узды, буалыларны район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев сәламләде.

«Бу вакыйгалар район тарихында эз калдырды. Якташларыбыз үз гомерләре бәрабәренә безнең куркынычсызлыгыбызны  якладылар. Безнең бурыч аларның исемнәрен истә тоту», - дип билгеләде ул.

Катнашучыларны Буа районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Ренат Хәсәнов, протоиерей Иоанн Ткачук, Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм пенсия фонды җитәкчесе Рафик Җәләлов сәламләделәр.

Шул вакыйгаларда һәлак булган хезмәткәрнең улы - Илназ Шәрәфетдинов  катнашучыларга игътибарлары һәм шундый хәтер көннәрен үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Митингта катнашучылар кыю һәм батыр якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннары күккә ату - һәлак булганнар хөрмәтенә салют һәм чара  чәчәкләр кую белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International