Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым законнарын үзгәртү буенча вебинарга чакыра

2021 елның 5 феврале, җомга

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне вебинарда катнашырга чакыра, темасы: «2021 елның 01 гыйнварында үз көченә кергән салым законнарында үзгәрешләр. Салым салуның патент системасын куллану үзенчәлекләре. 2021 елда физик затлар керемнәренә салымның 2021 елда исәпләнгән һәм тотып калынган салым агенты (6-НДФЛ формасы) белән исәпләп чыгару үзенчәлекләре» ул 2021 елның 11 февралендә 13:00 сәгатьтә булачак.

Семинар спикерлары: Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге башлыгы Эльмира Хәмидуллина, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы Гүзәл Арикова.

Вебинар кысаларында каралган темалар буенча чатта язма рәвештә сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар  түләүсез.Һәр теләгән кеше катнаша ала.

Алдан теркәлү сылтама буенча.  Сылтама: https://events.webinar.ru/11289969/7852849

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International