Элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәү бушлай

2021 елның 5 феврале, җомга

Бу хакта Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында сөйләделәр

Быелдан башлап күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Сүз "Күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәве турында" 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.

Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турында белешмәләр элегрәк тә исәпкә алынган: БТИ - капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше комитетлары - җир кишәрлекләренә. Әлеге хокуклар дәүләт тарафыннан танылган һәм Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына теркәлүгә карамастан, дөрес дип санала.

Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына элек барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәве хокук иясе теләге буенча уздырыла. Әмма ул милекне сату, бүләк итү, мене яки башка төрле килешү, шулай ук аренда, милекне залогка тапшыру вакытында мәҗбүри. Шулай ук шуны да истә тотарга кирәк, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына элек барлыкка килгән хокуклар турында белешмәләр булмаган очракта, күчемсез милеккә милек хокукы булуны раслый торган өземтә алу мөмкин түгел. Моннан тыш, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына хокукны дәүләт теркәвенә алу дәүләт тарафыннан милекченең мөлкәти мәнфәгатьләрен саклауны гарантияли.

Элек барлыкка килгән хокукны теркәү өчен, КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк - тиешле гаризаны һәм элек теркәлгән хокук турында тамга (БТИ штампы) булган күчемсез милек объектына хокуклы документны (җир кишәрлеге күчемсез милек объекты булып торса, дәүләт акты яки җиргә хокук турындагы таныклык) тапшырырга кирәк.

Хокукый документлар түбәндәгеләр булырга мөмкин: хакимият органы акты (карар, боерык, җирле Советлар башкарма комитеты карары - җир кишәрлеген бирү турында хезмәт ияләре депутатларының карары, шул исәптән торак йортларны төзү өчен сроксыз файдалануга); нотариаль таныкланган сату-алу, бүләк, меналар, төзелеш хокукы турында шартнамә, торак йортларны төзү өчен җир кишәрлеге бирү турында килешү, шәхси милек хокукында шәхси торак йорт төзү турында, инвестицияләү шартнамәсе; хосусыйлаштыру шартнамәсе; мираска хокуклылык турында таныклык һ.б.

Белешмә

Күчемсез милек объектларына элек барлыкка килгән хокукларны теркәү өчен дәүләт пошлинасы түләнми торган яңалык 374-ФЗ номерлы федераль законда бар.  Документ белән Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелде. Закон үзгәрешләре Россия Финанс министрлыгы тарафыннан Росреестрның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International