Буа волейболчылары бронза призерлары булдылар

2021 елның 5 феврале, җомга

Чуаш Республикасында 2001/2002 елларда туган яшүсмерләр арасында төбәкара турнир узды. Ярышларда 6 команда уйнады. Буа районыннан тренер Руслан Ибраһимов җитәкчелегендәге "Юность" спорт мәктәбенең волейбол бүлеге командасы катнашты.

Безнең 2005/2006 елгы егетләр, көндәшләренең яше һәм тәҗрибәсе булуга карамастан, лаеклы чыгыш ясадылар һәм төбәкара турнирның бронза призерлары булдылар. Шулай ук турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип безнең команда уенчысы-Насыйров Артур Марат улы танылды. "Теләсә нинди идеяләрне, теләсә нинди сәфәрләребезне һәрвакыт хуплаганнары, мөмкинлекләребезне бәяләгәннәре, балалар һәм тренерлар штабы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәм, мондый ата-аналар белән мондый команда-таулар күчерерлек"- дип шатлана тренер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International