Туган тел-ул приоритет.

2021 елның 5 феврале, җомга

Буада районда милли мәгариф торышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә район башлыгы Ранис Камартдинов рәислегендә мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре катнашында узды. Утырыш барышында Буа муниципаль районы мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар: мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә милли мәгарифне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү, балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләү, этнокультура белеме булган мәктәпләрдә чуаш теле һәм әдәбияты укыту, мәктәптән тыш эшчәнлектә милли тәрбия бирү юнәлешләре. Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде: мәгариф учреждениеләрендә милли мәгариф проблемасына игътибарны көчәйтергә, ата-аналар белән тыгыз хезмәттәшлектә эш алып барырга; Буа шәһәре мәктәпләрендә татар телле сыйныфлар санын арттырырга; педагогларга традицион педагогик технологияләр белән беррәттән, эшнең инновацион формаларын актив кулланырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International