Буада "Алтын алка" республика этабында җиңүчене билгеләделәр

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

5-7 февральдә Буада яшь хоккейчыларның  А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларының республика этабының финал уеннары узды.

Бу турнир безнең илдә хоккей сөючеләргә яхшы билгеле. Нәкъ менә аннан күп кенә спортчыларның карьерасы башланды.

Ярышларны ябу, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында РФ Президенты каршындагы Идел буе федераль округында ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, «Татарстан –Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, «Алтын алка» клубының төбәк рәисе һәм ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов катнашты.

 «Хәзер балалар хоккее зур үсеш алды: күп кенә боз сарайлары, балалар хоккей мәйданчыклары, хоккей буенча төрле секцияләр оештырыла. Һәр шәһәрдә һәр республикада хоккей үсешенә ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бу, барыннан да элек, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, аның ярдәмендә бөтен республикада хоккей мәйданчыклары төзелә», - дип билгеләп үтте Виктор Николаевич.

Финал җиңүчеләрен һәм призерларын район башлыгы Ранис Камартдинов котлады:

«Сезнең һәркайсыгыз инде җиңүче. Һәр команда җиңүгә бик тырыш адымнар  белщн барды, сезнең уеннарны карау мавыктыргыч иде.. Әмма иң мөһиме-сезнең һәрберегез уеннардан яңа тәҗрибә алды. Сезгә киләчәктә дә уңышлар һәм яңадан яңа  җиңүләр телим».

Ярышларда 8 команда катнашты: Арча, Бөгелмә, Нурлат, Мамадыш, Питрәч, Буа, Алабуга, Казан.

«Ракета» (Арча) һәм «Арслан» (Бөгелмә) командалары арасындагы уен ярышларның иң мавыктыргыч мизгелләре булды. Төп вакытны һәм овертаймны хоккейчылар тигез исәпкә уйнады.  3: 2 исәбе белән «Арслан»  буллитлар буенча «Ракета»ны узып китте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чын ир-атлар белән беррәттән үз командалары өчен («Арслан») кызлар да уйнады.

Республика этабы финалы җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Бөтенроссия ярышлары финалында Татарстан Республикасы данын Бөгелмә командасы яклаячак, котлыйбыз!

«Арслан» командасына уңышлар телибез, сезнең өчен җан атабыз, егетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International