“Батыр” волейболчылары – өченче

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе
Күптән түгел Арчада укучыларның IХ Җәйге спартакиадасы кысаларында волейбол буенча 1997-98 елларда туган кызлар арасында узган зона бәйгесеннән “Батыр” спорт мәктәбе командасы өченче урын алып кайтты.
Тренер-укытучы Татьяна Ильина кул астында шөгыльләнүче кызлар Илсөя Абдрахманова, Адилә Гайнетдинова, Лилия Гыйльфанова, Регина Шәкүрова, Динара Хәкимова, Дарья Федулова, Эльвина Батырова, Диана Төхфәтуллина – барысы да 2 номерлы лицей укучылары. Бу аларның Спартакиадада беренче катнашулары булса, ТР беренчелегендә призлы урын яуларга да өлгерделәр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International