Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә Буа муниципаль районы территориясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының I этабы узды.
Конкурсның I этабында катнашу өчен конкурс материалларын «Мелиоратор» ТИҮ, «Студенческий» ТИҮ, «Заводской» ТИҮ, «Питомник» ТИҮ, «Кленовый» ТИҮ, «Космос» ТИҮ тәкъдим итте.
Конкурс комиссиясе нәтиҗәләр ясады һәм иң яхшыларны билгеләде:
1 урын – «Кленовый» ТИҮ
2 урын - «Питомник» ТИҮ
3 урын – «Космос» ТИҮ
Җиңүчеләр әлеге конкурсның II этабында катнашачак.