Буалыларны «Россия чаңгы юлы - 2021» массакүләм чаңгы ярышларында катнашырга чакырабыз. 13 февральдә Чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары студентлары, әлеге спорт төрен яратучылар арасында чаңгы ярышы узачак.
Барыгызны да йөгерешкә кушылырга һәм катнашырга чакырабыз. Катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.
Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
Ярышлар программасы:
10.20 - мәктәп укучылары (2011 елгы һәм яшьрәк) егет.-1,5 км, кыз.-1,5 км)
10.40-мәктәп укучылары (2009-2010 елгы) (егет.- 2 км.-1,5 км)
11.00-мәктәп укучылары (2007-2008 елгы) (егет.- 2 км.-1,5 км)
11.20-мәктәп укучылары (2005-2006 елгы) (егет.- 2 км.-1,5 км)
11.40-мәктәп укучылары (2002-2004 елгы) (егет.- 2 км.-1,5 км)
12.00-студентлар (егетләр)- 2 км.-1,5 км)
12.20 – укытучылар, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм ветераннар (ирләр). -2 км, хатын-кызлар-2 км)
12.35-предприятие, оешма җитәкчеләре (2 км)
Шулай ук 14 февральдә Чаңгы базасында СССР спорт мастеры Сабирҗан Нафиков призларына чаңгы ярышлары буенча ачык шәхси районара ярышлар узачак. Ярышлар 11: 00 сәгатьтә башлана. Ярышларда катнашу өчен башлангыч гаризаларны электрон почтага җибәрергә кирәк GuliyaKozyreva@mail.ru
Катнашу сораулары буенча (84374) 3-22-85 телефоныннан «Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» МКУнә мөрәҗәгать итә аласыз.