Татарстанда ТатАгроЭкспо-2021 эре агротехнология күргәзмәсе ачылды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген, 10 февральдә Татарстанда быел Татарстанда беренче эре агротехнология күргәзмәсе ачылды.

Ике күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 регионыннан һәм 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләреннән үз продукциясен тәкъдим ителде. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен дә үз эченә алды: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җиһазлар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерларының продукциясе һәм башкалар.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак тәкъдим ителде, аның кысаларында АПКның барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә төзелгән.

ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза, шулай ук киң эшлекле программа каралган, анда онлайн форматта да катнашырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.

Экспозиция һәм эшлекле программа үз эшен 10-12 февральдә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International