Буалылар татар әдәбияты буенча мәктәп укучылары арасында олимпиада призерлары исәбендә!!!

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

2021 елның 7 февраленнән 9 февраленә кадәр "Дуслык" республика олимпиада үзәге базасында мәктәп укучылары арасында татар әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Буа муниципаль районы укучылары командасы катнашты. 1 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Абдрахманова Камилә (укытучысы - Хәйретдинова Ф.З.) һәм шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Кәлимуллина Ильза (укытучысы - Хәмидуллина Г.Н.) әлеге олимпиада призерлары булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International