Район делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Ранис Камартдинов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә район делегациясен җитәкләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коллегия ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында уза - 12 февральгә кадәр эшләячәк иң эре агротехнологик күргәзмә ул. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрү планлаштырыла, аларда онлайн форматта да катнашырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International