Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен "ачык ишекләр" Бердәм көне узачак

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» йорт, 2021 елның 17 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак.

«Ачык ишекләр»нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) «Ачык ишекләр» Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International